1 август 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казанда СВО катнашучылары арасында фиджитал-спорт буенча Татарстан Рәисе Кубогы этабы узды
Ярышларда республиканың 17 районыннан 60 ветеран катнашты. Катнашучылар башта Counter-Strike 2 уенында көч сынашты, аннары лазертагта ярышты.
-
Яңалыклар
«Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә «Патриот» үзәге стенды эшли
Бүген Казанда уза торган «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә «Патриот» үзәге стенды эшли.
-
Яңалыклар
Казанның Себер трактында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк
Казанда 12 сентябрьдән 29 сентябрьгә кадәр Себер тракты участогында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк. Чикләүләр газүткәргеч трассасын сузуга бәйле рәвештә кертелә.
-
Яңалыклар
«Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә бер гаилә баланың җенесен вертолет ярдәмендә белде
Татарстан башкаласында «Мин күкне сайлыйм» бәйрәмендә Казаннан Мансуровлар гаиләсе булачак баланың җенесен белде. Ансат вертолеты күктә алсу буяу сиптерде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Юрист ОСАГО полисының кәгазь варианты электрон версия булмаганда гына кирәк булуын әйтте
Машина йөртүчеләр кәгазь варианттагы ОСАГО полисын электрон версия булмаган очракта гына үзләре белән йөртергә тиеш. Адвокат, Мәскәүнең «Центрюрсервис» адвокатлар коллегиясе рәисе урынбасары Илья Прокофьев ТАСС агентлыгына шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан җыелмасы регби-7 буенча Спартакиада старт матчларында ике җиңү яулады
Казанда узучы җәйге спорт төрләре буенча II Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында ир-атлар арасында регби-7 турнирының төркем этабында Татарстан җыелма командасы ике җиңү яулады.
-
Яңалыклар
Балалы гаиләләр өчен ипотека каникуллары 1 сентябрьдән гадиләштереләчәк
1 сентябрьдән Россия гаиләләре икенче һәм аннан соңгы бала туганда яисә уллыкка алганда керемнәр кимүне расламыйча гына ипотека каникуллары рәсмиләштерә алачак. Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты каршындагы цифрлы икътисадны үстерү буенча экспертлар советы әгъзасы Валерий Тумин РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.
-
Яңалыклар
Елан чакса нишләргә?
Республикада агулы еланнарның берничә төре яши. Белгечләр әйтүенчә, соңгы елларда алар нык үрчегән. Шуңа күрә урман-болыннарда гына түгел, хәтта бакча һәм ишегалдында да очратырга мөмкин.
-
Яңалыклар
«Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты эшли
Казанда, «Казан» гаилә үзәге янында, «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәмендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алуның мобиль пункты эшли башлады. Чатыр эчендә һәркем контракт буенча хезмәт турында күбрәк мәгълүмат ала, үзе өчен өстенлекле юнәлешне сайлый һәм хәтта сайлап алуның беренчел чараларын уза ала.
-
Яңалыклар
Авиашоу һәм хәрби техника: Казанда «Мин күкне сайлыйм» бәйрәме башланды
Казанда «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда «Мин күкне сайлыйм» бәйрәме башланды. Татарстан башкаласы халкы һәм кунакларын 15:00 сәгатьтә башланачак зур авиашоу көтә, ә әлегә җирдәге чаралар белән танышырга мөмкин.
-
Яңалыклар
Депутат күп балалы әтиләргә «Балалар тәрбияләгән өчен» бүләген булдырырга тәкъдим итте
«Гадел Россия» партиясе лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән әтиләр өчен, «Герой-Ана» исеменә тәңгәл китереп, «Балалар тәрбияләгән өчен» дәүләт бүләген гамәлгә куярга тәкъдим итте. Ул РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 64%ка үтәлгән
Социаль-мәдәни өлкә объектларын, күп фатирлы йортларны һәм гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
-
Яңалыклар
Башкалада «Ел табибы» бәйгесендә җиңүчеләр өчен белем бирү сменасы башланды
Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2026» республика конкурсында «Яшь гвардия» номинациясендә җиңүчеләр өчен белем бирү сменасы башланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
«Түбән Кама нефтехимия» җитештерү объектларының берсендә чыккан янгын сүндерелде
Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, янгын «тышкы факторлар аркасында йөк төшерү процессында булган» полистирол җитештерү линиясендә чыккан.
-
Яңалыклар
Татарстанда 38,2 км озынлыкта сулыкларны чистарталар
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» федераль проекты кысаларында су объектларын сәламәтләндерүгә керештеләр. Эшләр Чаллыда Мәләкәс һәм Чаллы елгаларында, шулай ук Казанда Нокса елгасында алып барыла. Участокларның гомуми озынлыгы 38,2 километрга җитә. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.